“Ак Барс” тәнәфес алдыннан соңгы матчта “Амур”ны кабул итә

Ил чемпионатлары кысаларында “Ак Барс” һәм “Амур” 37 тапкыр очраштылар: казанлылар активында – 25 җиңү һәм 10 җиңелү

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Бүген “Татнефть-арена” боз сараенда КХЛ чемпионатының чираттагы матчы була. Казан “Ак Барс”ы һәм Хабаровск “Амур”ы арасында уен кичке җидедә башлана.

Матчны Виктор Гашилов (Пермь), Алексей Раводин (Мәскәү), Дмитрий Головлев (Яр Чаллы), Глеб Лазарев (Пермь) составындагы судьялар төркеме бәяли.

Ил чемпионатлары кысаларында “Ак Барс” һәм “Амур” 37 тапкыр очраштылар: казанлылар активында – 25 җиңү һәм 10 җиңелү (шайбалар аермасы - 129–78).

Бу сезонда көндәшләрнең очрашуы Хабаровскта 25 нче октябрьда булды һәм казанлыларның җиңүе белән тәмамланды - 3:2 (Иммонен, Петров, Морозов; Осипов, Ожиганов), дип хәбәр итә “барс”лылар матбугат хезмәте.

Бүгенге матч “Ак Барс” өчен КХЛ чемпионатындагы тәнәфес алдыннан соңгы матч була.

“Ак Барс” үзенең алдагы уенын 20 нче декабрьда Мәскәүдә ЦСКАга каршы уздырачак. Ә Яңа ел алдыннан – 29 нчы декабрьда Белов уенчылары Казанда Түбән Каманың “Нефтехимиг”ын кабул итәчәк.