Рафаэль Аюкаев тхэквондо буенча Европа чемпионы булды

Тхэквондо буенча Европа чемпионаты 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Италиянең Бари шәһәрендә узды.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Сызрань спорт мәктәбе тхэквондисты Рафаэль Аюкаев, финалда Германия вәкиле Александр Бахманнны җиңеп, 80 килограммнан артык авырлык категориясендә Европада иң көчлесе булды. Бу хакта «Маленькая Сызрань» сайтында хәбәр ителә.

«G4 EXTRA European Taekwondo Championships» тхэквондо буенча Европа чемпионаты 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Италиянең Бари шәһәрендә узды.

Быел Минск кабул иткән II Җәйге Европа уеннарында тхэквондо буенча ярышлар кертелмәгән иде. Дөньяның барлык спортчылары да үз Олимпия рейтингын күтәрүдә тигез мөмкинлекләргә ия булсын өчен, чираттан тыш Европа чемпионаты — G4-класслы рейтинг чарасын үткәрү турында карар кабул ителде.

21 сентябрьдә Варшавада узган тхэквондо буенча WTF G1-класслы «Polish Open 2019» турнирында Сызрань спорт мәктәбе чемпионы шулай ук үз үлчәү авырлыгында алтын медаль яулады, диелә хәбәрдә.