Әгерҗедә чаңгы базасы төзелә

Ул республика казнасыннан бирелгән 5,06 миллион сумга төзелә.

 (Әгерҗе, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗедә “Орешник“ ял паркында тиздән модульле чаңгы базасы ачыла, дип яза җирле басма.

Ул республика казнасыннан бирелгән 5,06 миллион сумга төзелә. Гомумән, Яңа елга кадәр республикада мондый 11 чаңгы базасы кулланылышка тапшырылачак.