Балтачта иң көчле волейболчыларны ачыкладылар

“Сельхозтехника” призына үтүче бу ярышларның утыз еллык тарихы бар.

(Балтач, 6 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Ноябрь башындагы бу бәйрәмнәрдә, ялларда районда балалар арасында да, өлкәннәр арасында да күптөрле ярышлар үткәрелде. Мини футбол, шахмат, “Күңелле стартлар”, кул көрәше, волейбол.

Район “Сельхозтехника” оешмасы кубогына үткәрелүче волейбол ярышларының утыз еллык тарихы бар. Шул чорда күпме спортчылар алышынды, оештыручылар үзгәрде, әмма бу турнир районда ел саен иң популяры булып кала. Быелгысына да, әнә, берсеннән-берсе хәзерлекле ике дистәдән артык команда катнашты. Куныр җирлегеннән генә дә дүрт команда чыгыш ясады. Ир-егетләр арасында беренчелек “Агрохимсервис” командасында булса, хатын-кызлар арасында Кенә волейболчыларына тиңнәр булмады.