"Себер кубогы" турнирында Татарстан көрәшчеләре 14 алтын медаль яулаган

Узган елгы турнирда "алтын"нар саны өчәү генә иде.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Кемеровоның «Кузбасс» спорт үзәгендә көрәш буенча «Себер кубогы» Бөтенроссия турниры төгәлләнде. Бишенче тапкыр уздырыла торган турнирда Россия төбәкләреннән ир-егет көрәшчеләр һәм 17-18 яшьлек егетләр бил алышты.

Исегездә булса, Татарстан көрәшчеләре узган елгы турнирда яшь көрәшчеләр командасыннан башка гына барган һәм өч алтын, өч көмеш медаль яулап кайткан иде. Ә быелгы турнирда “алтын”нар саны күп – Татарстан көрәшчеләре 17 мөмкинлектән 14 медаль яулаган.

Аеруча яшьләр командасы сөендергән – 8 көрәшченең җидесе беренче урын яуласа, берсе – 75 килограммда чыгыш ясаган Рәис Зарипов кына (Кукмара) 3 нче урында калган.

Ир-егет көрәшчеләр 9 мөмкинлекнең икесен кулдан ычкындырган – 80 һәм 90 килограмм авырлыкта чыгыш ясаган Татарстан егетләре  – Айрат Хәйруллин белән Ринат Хәйретдинов (икесе дә Балтач) бронза һәм көмеш медальгә лаек булса, калган 7 көрәшче беренче урынга күтәрелгән.

Татарстан данын яшьләр арасында – Дмитрий Гайниев (Әлмәт), Фәнис Гәрәев (Саба), Радик Хәйретдинов (Авиатөзелеш-Яңа Савин), Ринат Гарифуллин (Әлмәт), Рәис Зарипов (Кукмара), Станислав Адамов (Тукай), Нәсим Габидуллин (Арча), Газинур Шаһабиев (Кукмара) яклады.

Ә ир-егетләр арасында Илдан Әхмәтханов (Балтач), Искәндәр Мортазин (Идел буе), Марат Кәримуллин (Кукмара), Ринат Миннегалиев (Чаллы), Айрат Хәйруллин (Балтач), Илназ Гыйматдинов (Әлки), Ринат Хәйретдинов (Балтач), Айдар Алтынбаев (Азнакай) һәм Данис Закиров (Саба) бил алышты.

Шулай итеп, турнирда катнашкан Татарстан көрәшчеләренең барысы да мактау баскычына күтәрелгән.