Казанда милли ярыммарафон башлана

Казан илкүләм ярыммарафонында 2 меңләп спортчы катнаша.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Татарстан башкаласында 7-8 октябрь көннәрендә Казан илкүләм ярыммарафоны уза. Ул 2017 елда TatarRunның йомгаклау этабы булып тора. Казан илкүләм ярыммарафонындайөгерергә яратучы 2 меңләп кеше катнаша.

Спортчылар стартка өч дистанциядә чыга: 3, 10 һәм 21,1 чакрым арага. Маршрут “Казан Арена” стадионыннан старт алып, Сибгат Хәким, Декабристлар, Кремль яр буе, Зур Кызыл урамнары буйлап һәм Миллениум күпере аша уза һәм кабат стадион янында төгәлләнә.

Барлыгы 2 мең кеше катнаша: 700әр – 10 һәм 21,1 чакрым дистанцияләрендә һәм 600 кеше 3 чакрымлы дистанциядә йөгерәчәк.

“Спортчылар 7 илдән, шулай ук Россиянең 54 төбәгеннән булачак. Шунысы кызык, йөгерүчеләрнең яртысы – казанлылар. Әлеге ярыммарафон милли колорит белән узачак – футболкалар урынына катнашучыларга түбәтәйләр таратылачак һәм бу чара катанашучылары белән дә рекордлы булыр, дип ышанабыз”, – дип белдерде TatarRun йөгерү сериясе җитәкчесе Вадим Янгиров.

Казан илкүләм ярыммарафоны бүген, 7 октябрьдә старт ала – бу көнне гаммәви матбугат чаралары вәкилләре, табиблар һәм балалар йөгерә. Иртәгә өч дистанциядә йөгерү һәм рәсми бүләкләү чарасы узачак.