Казан милли ярыммарафонын уздыру 3,5 миллион сумга төшә

Чараны финанслау бәясенең яртысы республика бюджетыннан карала.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Казан милли ярыммарафонын уздыру 3,5 миллион сумга төшә. Бу хакта старт алды матбугат конференциясендә TatarRun йөгерү сериясе җитәкчесе Вадим Янгиров хәбәр итте.

Янгиров спорт чарасының дәүләт-шәхси партнерлык шартларында узуын билгеләп үтте. “Проект бәясе 3,5 миллион сумны тәшкил итә. Шуның 55 процент чамасы – Татарстан бюджетыннан, калганы оештыру взнослары һәм иганәчеләр ярдәме хисабына, шул исәптән азык-төлек, су һәм башка кирәк-яраклар да”, – дип җиткерде Янгиров.

Искәртеп үтик, Казан милли ярыммарафоны 7-8 октябрь көннәрендә уза – беренче көнне гаммәви матбугат чаралары вәкилләре, табиблар һәм балалар йөгерсә, иртәгә өч дистанциядә: 3, 10 һәм 21,1 чакрым арага йөгерү һәм шулай ук рәсми бүләкләү чарасы узачак.