Балтачта көрәш сезонын ачтылар

Командалар арасында Смәел егетләренә тиңнәр булмады.

(Балтач, 7 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Балтачта көрәш сезонын ачтылар, дип яза җирле басма.

Беренче ярыш, традиция буенча, абыйлы-энеле данлыклы көрәшчеләр Айдар һәм Ринат Хәйретдиновларның туган авылы Арборда, балалар арасында үткәрелде. Анда 1999 һәм аннан соңгы елларда туган 61 яшь көрәшче бил алышты.

Командалар арасында Смәел егетләренә тиңнәр булмады. Яңгул, Чепья мәктәпләре командалары икенче-өченче урыннарны бүлеште.

Үз авырлыгында җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды. 40 килограмм үлчәү авырлыгында чемпион булган Арбор егете Нияз Әскаровка исә, “Арбор” хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Баязитов, укудагы, ел буе көрәштә ирешкән уңышлары, җәйге ял вакытында хуҗалыкта тырышып эшләгәне өчен велосипед та бүләк итте.

Бу көннәрдә яшь көрәшчеләр Бөрбаштан Рафил Галимуллин, Арбордан Билсур Зәкиев истәлегенә оештырылган чираттагы бәйгеләрдә көч сынашачак. Көрәш сезоны ачылды, димәк, ярышлар атна саен булачак. Монысы да Балтач өчен матур бер гадәткә әйләнде инде.