Лениногорскида Нәзыйф Фәтхуллинны искә алдылар

РФнең атказанган укытучысы истәлегенә өлкән сыйныф укучылары арасында волейбол ярышлары үтте

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Лениногорск муниципаль районының 12 нче лицеенда РФнең атказанган укытучысы Нәзыйф Фәтхуллин истәлегенә багышлап, өлкән сыйныф укучылары арасында волейбол ярышлары үтте, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Волейболның тантаналы ачышы лицейның спорт залында үтте. Аны мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Вәгыйз Санатуллин сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде.
Уеннар кызыклы үтте. Нәтиҗәдә, кызлар арасында беренче урынны 2 нче мәктәп, икенче урынны - 12 нче лицей, өченче урынны 4 нче мәктәп командалары яулады. Егетләр арасында төп җиңүгә шулай ук 2 нче мәктәп командасы лаек булды. 2 нче урында – 12 нче лицей, 3 нчедә – 5 нче мәктәп командасы.