Казанда “Россия – спорт державасы” форумы чаралары белән идарә итү үзәге төзелде

Үзәкне ТР Министрлар Кабинеты Аппараты башлыгы Шамил Гаффаров җитәкләде
(Казан, 7 октябрь, “Татар–информ”). ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия спорт форумына әзерлек чаралары белән идарә итү Республика оператив үзәге төзелде.
Форум 22–25 октябрь көннәрендә Казанда уза. Үзәкне ТР Министрлар Кабинеты Аппараты башлыгы Шамил Гаффаров җитәкләде, дип хәбәр ителә форумның сайтында.
Республика оператив үзәгенең карарлары Татарстанның барлык башкарма органнары өчен дә мәҗбүри.