Президент Кубогына гольф буенча хәйрия турниры 3 млн сумга якын акча җыйды

Чек Казандагы «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсенә тапшырылды.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы Президенты Кубогына гольф буенча традицион турнир Казанда «Роналд Макдоналд йорты» өчен 2,8 млн сум акча җыйды.

«10 ел дәвамында хәйрия турнирын уздыру дәверендә без сезнең белән бергә 14,5 млн сум акча җыйдык, һәм алар барысы да „Роналд Макдоналд йорты“на тапшырылды», — дип белдерде фондның генераль директоры Екатерина Мыслицкая.

Турнирда 26 команда һәм шәхси форматта 110 спортчы катнашты. Ярышлар Казанда 4 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр барды.