Россия Олимпия җыелмасы Канада хоккейчыларын отты

Исәпне "Ак Барс" һөҗүмчесе Станислав Галиев ачты.
(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Россиянең Олимпия җыелмасы Сочида уза торган Sochi Hockey Open-2017 сезон алды хоккей турнирында Канада җыелмасын отты – 3:2.Әлеге уенда исәпне беренче булып Россия хоккейчылары ачты – "Ак Барс" командасы һөҗүмчесе Станислав Галиев турнирда икенче алкасын кертте. Беренче период уртасына боз хуҗалары исәпне тагын да арттыра төште: "Салават Юлаев" уенчысы Артём Фёдоров уңышка иреште – 2:0.Икенче периодта Канада хоккейчылары исәпне тигезләсә дә, Россия командасы алга чыгарга көч тапты. Өченче период азагына кадәр әлеге исәп үзгәрешсез калды.9 августта Россия Олимпия җыелмасы турнирның финалында СКА командасы белән очраша.Хоккей. Sochi Hockey Open-2017. Россия Олимпия җыелмасы – Канада – 3:2 (2:0, 1:2, 0:0). 1:0 Галиев (Капризов, 04:52)2:0 Фёдоров (Григоренко, 10:13)2:1 Норо (Эббет, Козун, 23:02)2:2 Брюле (Рэйонд, Козун, 29:53, күплектә.)3:2 Любимов (Фёдоров, Григоренко, 34:29, күплектә)Капкачылар: Шестёркин – Пулен.