Валуев: «Казан җәйге Олимпиаданы уздырырга әзер»

Якшәмбе көнне Казанга очып китәчәк Валуев билгеләгәнчә, ул “кабат Универсиадага кайтырга ниятли”

(Казан, 7 июл ь, «Татар-информ»). Универсиада 2013 башкаласы Казан спорт инфраструктурасына карап, якын арада җәйге Олимпиаданы кабул итәргә әзер, дип белдерде бу көннәрдә Казанда булган боксчы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев.
“Мин әле Универсиаданың кайбер объектларында булмадым, ләкин күргән спорт объектлары бик тәэсирләндерә, - диде Валуев. – Ә кичә Универсиада ачылышы үткән үзәк стадион – супер. Якындагы арада Казан Олимпия уеннарын уздырырга әзерме? Җәйге Олимпиаданы әзер, дип уйлыйм. Чөнки монда барлык спорт объектлары зур итеп төзелгән”.
Якшәмбе көнне Казанга очып китәчәк Валуев билгеләгәнчә, ул “кабат Универсиадага кайтырга ниятли”. “Мин ике көндә күп нәрсәне күреп өлгермәдем, - диде Валуев. – Нәрсә мине беренче чиратта кызыксындыра? Бокста мин булдым, җиңел атлетика буенча ярышларны күрәсем килә, бигрәк тә, шест белән сикерү һ.б”. Бу хакта “Р-Спорт” агентлыгы хәбәр итә.