Универсиадада катнашучы спортчылар парады Россия командасының тантаналы атлавы белән тәмамланды

Россия җыелма командасы байрагын йөртүче авыр атлетика остасы Дмитрий Хомяков булды

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашучы спортчыларның, бүген Kazan-Arena стадионында ачылыш тантанасында узган парады шактый дәвамлы булды. 162 ил вәкилләре игълан ителгәннән соң чиратлап мәйдан түренә узды. Тамашачылар спортчыларны көчле алкышлар белән каршы алды.
Парадка беренче булып, Албания командасы чыкты. Тантаналы атлауны 663 спортчыдан торган Россия җыелма командасы төгәлләде. Байракны КФУ студенты, авыр атлетика остасы Дмитрий Хомяков алып барды. Россия командасы вәкилләре күренүгә, трибуналар аягүрә басып, “Россия! Россия!” дип куәтләп торды. Аннан соң тамашачылар 45 мең кешелек стадион буенча куллар ярдәмендә “дулкын” җибәрделәр.