Универсиадада дүртледә ишүчеләр Россиягә беренче медальне китергәннәр

Столяров, Степанов, Белов, Никифоров составында Россия дүртлеге Германия командасыннан 9,50 секундка калышып, бронза медаль яулаган

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Россия ишүчеләре Универсиадада академик ишүнең дүртлек дисциплинасыбуенча узган ярышлар финалында бронза медаль яулаганнар. Бу бүләк Россия командасы өчен Уеннарда беренчесе булды.
Бу якшәмбе көнендә Андрей Столяров, Василий Степанов, Михаил Белов, Денис Никифоров составында Россия дүртлеге дистанцияне 6 мин 27,51 секунд эчендә үткән Германия командасыннан 9,50 секундка калышкан.
Финишка икенче булып Италия спортчылары килгән (+3,05). Әлеге медаль Россия спортчылары өчен Казандагы Универсиадада беренче булды, дип хәбәр итә “Казан 2013” хәбәрләр рәсми хезмәте өчен “Р-Спорт” агентлыгы.