Универсиадада өчле сикерү финалына чыгучылар ачыкланды

Казанда Универсиадада россияле Алексей Федоров иң яхшы нәтиҗәләр белән өчле сикерү финалына чыкты

  (Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында җиңел атлетика турниры уза.
Казанда Универсиадада россияле Алексей Федоров иң яхшы нәтиҗәләр белән өчле сикерү финалына чыкты. Федоровның нәтиҗәсе – 16,85 метр. Аның белән бергә Маркос Калдейра (Португалия), Алексей Тамменти (Финляндия), Хугус Фабрис Занго (Буркина-Фасо), Элвайн Джонс (Австралия), Аскин Карача (Төркия), Адриан Даяну (Румыния), Виктор Кузнецов (Украина), Евгений Эктов (Казахстан), Ли Пангшуай (Кытай), Мамду Гейе (Сенегал) һәм Павел Ковалев (Латвия) та медаль өчен көрәшә.
Өчле сикерү ярышлары финалы 9 июльдә уза, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.
Искәртеп узабыз, өчле сикерүдә Татарстанны хатын-кызлар арасында Россия җыелма командасы составында Алсу Мортазина тәкъдим итә.