Универсиадада академик ишү финалчылары ачыкланды

Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында академик ишү буенча беренче медальләр ияләрен тапты

  (Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында академик ишү буенча беренче медальләр ияләрен тапты.
Россиялеләр Екатерина Потапова һәм Мария Красильникова Универсиадада парлылар икелегендә академик ишү буенча ярышлар финалына узды. Россия пары финишка икенче булып 7 минут 18,87 секундта килде. Иң яхшы нәтиҗәне (7.13,71) литвалылар күрсәттеләр, Чехия вәкилләре бу дистанцияне 7.19,32 күрсәткече белән өченче булды.
Икенче ярымфиналның финалына Белоруссия, Украина һәм Финляндия парлары узды. Белоруссиянең Татьяна Кухта/Катерина Шлюпская дуэты иң яхшы (7.09,49) нәтиҗә күрсәтте.
Бу дисциплина буенча финал якшәмбе узачак, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.