Универсиада 2013: бүген 27 медаль өчен көрәшәләр

Бүген Олимпия уеннары медалистлары Иван Ухов, Елена Соколова һәм Екатерина Поистогова ярыша

  (Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында спортның 16 төре буенча 27 медаль комплекты уйнатыла.
Үзәк стадионда җиңел атлетика турниры кысаларында хатын-кызлар 100, 400, 800 метрга һәм ир-атлар арасында 100, 400, 1500 метрга йөгерәчәкләр. Моннан тыш атлетлар туп ату, биеклеккә сикерү һәм өчле сикерүдә, ә атлетлар озынлыкка сикерүдә ярышачак. Якшәмбе көнне ир-атлар арасында туп ату һәм хатын-кызлар арасында 1000 метрга йөгерү буенча беренче медаль ияләре ачыкланачак.
Бу көнне Лондонда 2012 елгы Олимпия уеннарында медаль алган россиялеләр Иван Ухов, Елена Соколова һәм Екатерина Поистогова ярыша.
Ир-атлар җыелма командалары арасында баскетбол турниры старт ала.
Якшәмбе Спортның ишү төрләре үзәгендә академик ишү буенча хәл иткеч уеннар узачак.
Бадминтончылар команда ярышларында җиңүчеләрне ачыклаячак.
49, 52, 56, 60, 75, 81 кг авырлык категориясендә бокс буенча 1/16 һәм ¼ финал ярышлары уза. Бу ярышларда 2012 елгы Олимпиаданың бронза медаль ияләре украиналы Александр Гвоздик һәм россияле Миша Алоян чыгыш ясаячак
Билбаулы көрәштә җиде медаль комплекты өчен көрәшәчәкләр. “Ак Барс” Көрәш сараенда 62, 68, 75, 82, 90, 100 һәм 100 кг дан артыграк авырлык категорияләрендә көрәшчеләр арасында чемпионнар ачыклаячак.
Су полосы буенча ярышларда ир-атлар командалары арасында якынча раундлар узачак. Шулай ук волейбол турнирында да сынау раундлары узачак.
Беренче ярышлар көнендә дзюдо буенча спортчылар 4 медаль комплекты өчен сынашачак.
Суга сикерү ярышында ике медаль комплекты уйнатыла.
Спорт гимнастикасы буенча команда зачетында бүләкләр комплекты уйнатыла. Россия җыелма командасы составында 2012 елгы Олимпия чемпионы Алия Мостафина, шулай ук Ксения Афанасьева һәм Мария Пасека чыгыш ясый.
Авыр атлетика буенча хатын-кызлар арасында 48-53 кг һәм ир-атлар арасында 56 кг га кадәрге авырлык категориясендә чемпионнар ачыкланачак.
Якшәмбе фехтование буенча ярышларда чемпионнар ачыкланачак.
Футбол турниры хатын-кызлар командалары арасында сынау матчлары дәвам итә: Кытай - Мексика, Канада - Ирландия, Япония - Бөекбритания, Россия - Тайбэй, Корея – Көньяк Африка Республикасы, Бразилия - Эстония.
Чирәмдә хоккей буенча сынау раундлары уеннары узачак. Корея Украина белән сынашачак, Япония - Франция, Малайзия - Польша, ә Көньяк Африка Республикасы – Италия командалары уйнаячак, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.