Суга сикерүче Кузнецов Универсиаданың беренче Россия чемпионы булган

Кузнецов 3 метр трамплиннан сикерү буенча ярышларда 496,15 балл туплап, җиңү яулаган

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Казанда Универсиадада суга сикерүче Кузнецов Универсиаданың беренче Россия чемпионы булган. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Спортның су төрләре сараеннан хәбәр итәләр.
Кузнецов 3 метр трамплиннан сикерү буенча ярышларда 496,15 балл туплап, җиңү яулаган. “Көмеш” һәм “бронза”ны Кытай спортчылары Лин Цзин (488,90) һәм Кин Тян (482,20) алган. Россиянең Олимпия чмпионы Илья Захаров алтынчы урын гына яулаган (460,15). Танылган Россия боксчысы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев ярышларның тамашачысы булган.