Россияле Азамат Лайпанов Универсиадада билбаулы көрәштә “алтын” яулаган

Ул финал көрәштә Таҗикстаннан Абдуазим Бойназаровны җиңгән

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Россияле Азамат Лайпанов Универсиадада билбаулы көрәштә (ирекле стиль) 68 кг кадәр авырлык категориясендә “алтын” яулады.
Ул финал көрәштә Таҗикстаннан Абдуазим Бойназаровны җиңде.
Бу “алтын” Универсиадада Россия өчен икенче булды, моңа кадәр Евгений Кузнецов суга сикерү буенча алтын медаль яулады, дип хәбәр итә “Р-Спорт” агентлыгы.