Россия гимнастлары – Универсиадада команда ярышлары чемпионнары

“Көмеш” медальне Япония спортчылары алган

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Хатын-кызлар Универсиадада спорт гимнастикасы буенча команда турнирын тәмамлаганнар.
Россиялеләр Ксения Афанасьева, Анна Дементьева, Олимпия чемпионы татар кызы Алия Мостафина, Татьяна Набиева һәм Мария Пасека 175,500 балл туплап, алтын медаль яулаганнар. “Көмеш” медальне Япония спортчылары алган (165,000), Германия спортчылары -өченче урында (162,050), дип хәбәр итә «Весь спорт».
Спорт гимнастикасы. Хатын-кызлар. Командалар.
1. Россия (Ксения Афанасьева, Анна Дементьева, Алия Мостафина, Татьяна Набиева, Мария Пасека) – 175,500. 2. Япония – 165,000. 3. Германия – 162,050.