Олимпия чемпионы Алексей Немов Социалистик көнкүреш музеенда булды

Ул музей коллекциясен кыйммәтле экспонатлар белән тулыландырды

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Мәшһүр спортчы, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, “Большой спорт” журналы баш мөхәррире Алексей Немов бүген Казанда Социалистик көнкүреш музеенда булды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына музейда хәбәр иттеләр.
“Мин элек Тольяттида әнием белән малосемейкада яшәдем. Шуңа музейдагы мохит миңа таныш, экскурсия дә уздыра алам. Мин спортка Советлар Союзы чорында килдем, ул миңа югары нәтиҗәләр алу өчен кирәкле булган барлык әйберне бирде. Спорт формасы, кедаларга, гади тренажерларга карап рәхәтләнеп 1980 нче елларны искә төшердем”,-дип хәтирәләре белән уртаклаша Немов.
Спортчы музейга шул елларга караган бүләк – 1980 нче елгы Олимпиада вакытындагы спорт майкасын тапшырды. “Универсиада ачылышы көнендә аны музейга тапшырасым килә. Совет гимнастлары турындагы открыткалар җыелмасы да сездә саклансын”,-дип белдерде ул.
Музей үз чиратында гимнастка 1980 елларда нәшер ителгән “Советская спортивная повесть” китабын, 1970 нче еллардагы “Юный гимнаст” значогын һәм “Совет спорты горурлыгы” истәлек дипломын бүләк иткән.