Никулин: “Морозов белән Зариповның кабат Казанга кайтуларын көтәчәкбез”

“Ак Барс” сакчысы командадан Морозов белән Зарипов китүгә тыныч карарга кирәк, дип исәпли

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). “Ак Барс” сакчысы Илья Никулин командадан Морозов блеән Зарипов китүгә тыныч карарга кирәк, дип исәпли. “Команда аларны кире кабул итәргә һәрвакыт әзер булачак”, - дип белдерә ул “Р-Спорт”ка.
“Барыбыз да спортчылар, теләсә кайсы мизгелдә яшәгән, уйнаган урыныбызны үзгәртергә мөмкинбез, бу профессиональ спорт. Һәркемнең тормышы дәвам итә. Морозов белән Зарипов спортчы карьерасын тәмамларга җыенмыйлар әле. Шуңа бәлки алар кайчан да булса “Ак Барс”ка кире кайтырлар. Без аларны Казанда көтәчәкбез”, -ди Никулин.
Исегезгә төшерәбез, Россиянең хоккей буенча җыелма командасы капитаны бүген Казан Универсиадасы уты эстафетасында факел йөртүчеләрнең берсе булды.