Кытай спортчысы штанга күтәрү буенча ике тапкыр Универсиада рекордын куйган

Бүген XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарында авыр атлетика буенча ярышлар уза

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Кытай спортчысы Хиао Хонгу Универсиадада 48 кг кадәр авылык категориясендә авыр атлетика буенча ярышларда җиңгән.
Икенче урында – Төньяк Корея спортчысы Пак Иль Хва - 180 (78+102). Өченче урында - Таиландтан Панида Хамсри - 174 (75+99). Россия спортчылары финалда катнашмады, дип хәбәр итә «Р-Спорт» агентлыгы.