Клод-Луи Галльен: “Биш елдан артык вакыт киеренке эшчәнлеге дәвамында Казан үзенең икътисади ресурсы, ихтыяр көче, теләге җитәрлек булуын исбатлады”

Казан, Уеннар тарихында дөньяның 5 континентыннан студент спортчыларны җыеп, бер арттырусыз агымдагы елның иң мәртәбәле киңкүләм спорт чарасын кабул итә, дип саный ФИСУ башлыгы

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2013 нче елгы җәйге Универсиаданы яңа үрләргә омтылучы, яшь буын киләчәген кайгыртуны илкүләм өстенлек итеп күрүче ил кабул итә. Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты (FISU) Клод-Луи Галльен бүген 45 мең кешене сыйдыра алучы Kazan-Arena стадионында узган Универсиаданың ачылыш тантанасында әнә шулай дип белдерде.
Әйтергә кирәк, ФИСУ башлыгының чыгышы бик ялкынлы, тәэсирле, эмоцияләргә бай булды. “Бөтендөнья студент уеннары Татарстанда – төрле милләтләр, мәдәниятләр бергә үрелгән җирдә, Казанда – бөтен җир шарыннан кунакларга киң колачын җәйгән шәһәрдә уза. XXVII җәйге Универсиада хуҗабикәсе Казан, Уеннар тарихында дөньяның 5 континентыннан студент спортчыларны җыеп, бер арттырусыз агымдагы елның иң мәртәбәле киңкүләм спорт чарасын кабул итә. 10 меңнән артык спортчы 27 спорт төре буенча искиткеч яхшы спорт корылмаларында көч сынашачак. Алар барысы да бик шәп Универсиада авылында яшәячәк. Безне төрле тамашаларга бик бай булган онытылмаслык ике атна көтә”, - дип билгеләп узды Клод-Луи Галльен чыгышында.
Ул ассызыклап узганча, Универсиада ул – ике атна дәвам итүче спорт ярышлары гына түгел, ә уртак шатлык, кыюлык, тәвәкәллек, тарихи һәм мәдәни алгарыш, яшьләрнең үзаңы үсеше проекты да. “Биш елдан артык вакыт тыгыз киеренке эшчәнлеге дәвамында Казан үзенең икътисади ресурсы, ихтыяр көче, теләге, масштаблы чараларны кабул итү сәләте җитәрлек булуын исбатлады. Универсиада ул – хыял, моның хакта күпләр хыялланды һәм ул теләк чынга ашты”, - дип, Клод-Луи Галльен үз илләре университетлары данын яклаячак спортчыларга уңышлар теләде. “Шушындый бүләк ясавы өчен Универсиадага рәхмәтле булыйк!”, - дип тәмамлады ул чыгышын.