Казанда В.Мутко: “Без әлегә студентлар спорт державасы түгел”

Соңгы 5 елда Россия спорт өлкәсендә башка илгә әйләнде, дип ассызыклады РФ спорт министры

 (Казан, 7 июль, "Татар-информ", Кристина Иванова). Универсиаданың 13 мәҗбүри спорт төренә өстәмә 14 төрне сайлау Уеннарда мөмкин кадәр күбрәк илгә катнашу мөмкинлеге бирүгә нигезләнгән. Бу хакта бүген Россия спорт министры Казанда матбугат конференциясендә Виталий Мутко белдерде.
“Спортның өстәмә төрләрен сайлаганда илкүләм федерацияләр үтенечләренә игътибарлы булдык. Аерым алганда, самбо, шахмат, шулай ук спортның татар милли төрләре көрәш һәм билбаулы көрәш турында сүз бара. Бу традицияләрне күрсәтү, спорт төрләрен бер территориядә генә үстереп калудан тыш халыкара итү теләге белән эшләнде”, - дип билгеләп үтте Россия спорт министры.
Мутко сүзләренә караганда, спортның күп илләр өчен кызыклы төрләрен керттек. Без Уеннарда мөмкин кадәр күбрәк илгә катнашу мөмкинлеге бирүне максат итеп куйдык”, - дип аңлатты ул.
Россия спортчылары барысы да Универсиадада катнашу теләге белән яна, дип ассызыклады министр. Алар арасында гимнастика буенча олимпия чемпионы Алия Мостафина да бар. Уеннарга кадәр табиблар аңа катнашырга рөхсәт итмәде, әмма ул барыбер Казанга килде.
“Җәйге Универсиаданы без башка беркайчан да алмаска мөмкинбез. Ә кышкысына килгәндә, тырышачакбыз. Әгәр мин студент-спортчы булсам Унивресидага рәхәтләнеп барыр идем”, - дип уртаклашты министр.
Соңгы 5 елда Россия спорт өлкәсендә башка илгә әйләнде, дип ассызыклады РФ спорт министры.
“Кытай, Америка, Австралиядә студентлар спорты дәрәҗәсе җитди үсеш алган. Без әлегә студентлар спорт державасы түгел, без бары тик аңа омтылабыз гына”, - дип белдерде ул.