Көньяк Корея бадминтончылары Универсиадада команда турнирында җиңгәннәр

Бүген финал матчта Көньяк Корея бадминтончылары 3:0 исәбе белән Кытай командасын җиңгәннәр

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). 7 нче июльдә XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарында бадминтон буенча ярышлар уза.
Бүген финал матчта Көньяк Корея бадминтончылары 3:0 исәбе белән Кытай командасын җиңгәннәр.
Бронза медальләрен Тайвань һәм Таиланд командалары алган, дип хәбәр итә “Р-Спорт” агентлыгы.