Июльдә Кама Аланында яшәүчеләр бозда шуа ала

Июль ахырында Кама Аланында Спорт сарае ачу планлаштырыла
(Түбән Кама, 7 июль, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Кама Аланында июль ахырында Спорт сарае ачылырга тиеш. Бу хакта бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин җитәкчелегендәге махсус комиссиянең бистәгә сәфәре вакытында билгеле булды.
Делегация әгъзалары әлеге спорт корылмасында ахырына якынлашып килүче төзелеш эшләре белән танышты, шулай ук аны ачу тантанасының кайбер нечкәлекләре хакында фикер алышты. Моннан тыш, махсус комиссия әгъзалары җирле хоккейчылар формасының нинди төстә һәм күпме булачагына ачыклык кертте.