Түбән Камада роллерлар чемпионаты узды

Түбән Камада роллерлар чемпионаты узды

(Түбән Кама, 7 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Кичә Түбән Кама Автошәһәрчегендә “Нижнекамское время” газетасы призына роллерлар арасында II шәһәр чемпионатының финалы узды. Ярышларда 40тан артык кеше катнашты, алар арасында 5 яшьлек нәни роллер да бар иде.

Роллерлар алдына роликлы тимераякларда йөрү осталыгын күрсәтү һәм каршылыклар куелган полосаны буйсындыру бурычы куелды. Чемпионатта җиңүчегә күчмә кубок һәм медаль тапшырылды. Ярышларда катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Роллерларның барысы да Түбән Каманың НТР медиа-холдингы әзерләгән спорт кирәк-яраклары алды.