^“УНИКС”ка Сэм Хоскин күчәргә мөмкин

^“УНИКС”ка Сэм Хоскин күчәргә мөмкин

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Александр Абрамов). Расланмаган мәгълүматлар буенча, Пермьнең “Урал-Грейт” командасы лидеры, үзәк уенчы Сэм Хоскин Казанның “УНИКС”ына күчәргә мөмкин. Казанда Хоскинга Пермьдә алган хезмәт хакыннан ике тапкыр күбрәк тәкъдим иткәннәр, дип хәбәр итә slamdunk.ru.

Сүз уңаенда, Пермьдә бүген, хокук саклау органнарын да җәлеп иткән финанс проблемаларына бәйле рәвештә, нәрсә генә тәкъдим итә алырлар икән. Пермь клубы җитәкчелеге Шарон Сасонны командадан чыгарды инде. Рәсми булмаган версия буенча “Урал-Грейт” моны акчаларны янга калдыру өчен эшләгән.

Хоскинның Сасонга караганда кыйммәтрәк торуы турында, һичшиксез, аларның шәхси статистикасы сөйли. Сэм уенда уртача 22,3 очко җыеп, 10 подбор ясаса, Сасон – 14,8 очко һәм 4,6 подбор.

Исегезгә төшерәбез, “УНИКС”ның хәзерге үзәк уенчысы Каспарс Камбала Төркиянең “Фенербахче” клубы белән сөйләшүләр алып баруын кире какмый. Шуңа бәйле рәвештә Хоскинны алу бик тә урынлы булыр иде.