"Рубин" үз мәйданында "Уфа" командасын отты

"Казан Арена" стадионында узган матч голларга чагыштырмача бай булды.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Рубин” футбол командасы бүген үз мәйданында Россия чемпионатының 27 нче турында Уфаның “Уфа” командасы белән очрашты һәм җиңү яулады. Исәп – 2:1. Соңгы 4 уенда "Рубин"ның 1 генә гол кертә алуын исәпкә алсак, бүгенге матчны голларга чагыштырмача бай булды дияргә дә мөмкин.

“Рубин” уенны беренче минутлардан ук үз кулына алырга тырышты: тупка күбрәк хуҗа булу, көндәш капкасына мөмкин кадәр күбрәк һөҗүм итәргә тырышу уенның 16 нчы минутында ук нәтиҗәсен бирә язды. Ләкин “Рубин” ярымсакчысы Мийо Цакташ типкән тупны башта “Уфа”ның капкачысы Александр Беленов бәреп җибәрде һәм капка баганасы да “булышты”. Футболда син гол кертмәсәң, синең капкаңа гол керәчәк, дигән язылмаган канун бар. Бу юлы да шулай булып чыкты – уенның 19 нчы минутта “Уфа” уенчысы Дмитрий Стоцкий арттан ук бирелгән яхшы пастан соң “Рубин” капкасы каршында сакчы Серхио Санчес белән үзе генә калды һәм үзара көрәштә аннан өстен чыгып, тупны капкага кертте. Капкачы Сергей Рыжиков бу очракта көчсез иде – 0:1.

“Рубин” футболчылар бик тиз аңга килде. Чираттагы һөҗүмәрнең берсендә штраф мәйданчыгында Рубен Рочинаны кагыйдә бозып ектылар: 11 метрлы штраф тибүне Мийо Цакташ оста башкарды – 1:1.

“Рубин” икенче тайм башында ук алга чыга алды. Уенның 53 нче минутында кабат Мийо Цакташ уңышка иреште.

Әлеге исәп матч азагына кадәр үзгәрешсез калды. 27 турдан соң 35 очко туплаган “Рубин” 9 нчы баскычка күтәрелде.

Сүз уңаеннан, әле матчны 4 меңнән бераз гына артык тамашачы стадионга килеп карады.

“Рубин” сезонның соңгы 3 уенын 14 майда читтә – “Ростов”, 17 майда Казанда – ЦСКА һәм 21 майда Пермьдә “Амкар”га каршы уздыра.

Футбол. Россия чемпионаты. “Рубин” (Казан) – “Уфа” (Уфа) – 2:1 (1:1).
0:1 - Стоцкий, 19,
1:1 – Цакташ, 37 (пенальти),
2:1 – Цакташ, 53.

“Рубин”ның составы: Рыжиков, Кузьмин, Камболов, Нәбиуллин, Санчес, Цакташ, Ткачук (Самбрано, 90), Җамалетдинов, Мвила, Рочина (Махатадзе, 84), Канунников (Жонатас, 74).