"Рубин" футболчылары Казанда "Уфа" командасы белән уйный

Бүгенге уенда "Рубин" командасында капитан вазифасын Олег Кузьмин башкара.
(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген “Рубин” футболчылары “Казан Арена” стадионында “Уфа” командасы белән очраша. 16:30 сәгатьтә башланачак матчка “Рубин”ның составы билгеле булды – капитан вазифасын Олег Кузьмин башкара.
 
“Рубин”ның бүгенге уенга төп составы: капкада – Сергей Рыжиков, сакчылар – Олег Кузьмин, Руслан Камболов, Эльмир Нәбиуллин, Серхио Санчес, ярымсакчылар – Мийо Цакташ, Денис Ткачук, Янн Милла, Рубен Рочина, һөҗүмчеләр - Рифат Җамалетдинов һәм Максим Канунников.
 
Запастагы уенчылар – Юрий Нестеренко, Тимур Акмурзин, Мориц Бауэр, Виталий Устинов, Карлос Самбрано, Георгий Махатадзе, Илзат Әхмәтов һәм Жонатас.
 
Сүз уңаеннан, бүгенге 27 нче тур уены алдыннан “Рубин” 32 очко белән – 10 нчы, 36 очко җыйган “Уфа” командасы 7 нче урында бара.