Татарстан йөзүчесе Лондонда Спортның су төрләре буенча Европа чемпионатында чыгыш ясаячак

9 майда Бөекбритания башкаласында Спортның су төрләре буенча Европа чемпионаты старт ала

  (Казан, 7 май, «Татар-информ»). 9 майда Бөекбритания башкаласында Спортның су төрләре буенча Европа чемпионаты старт ала.

16-22 майда узачак турнирда Россиядән 10 спортчы - 8 ир-ат һәм 2 хатын-кыз катнаша. Йөзүчеләр арасында титуллы катнашучы - Дөнья чемпионаты һәм Олимпия уеннары призеры Андрей Гречин, дип хәбәр итә «Весь спорт». Җыелма команда составында Татарстан вәкиле Ирина Приходько да чыгыш ясаячак.

Йөзү буенча Россия җыелма командасы составы түбәндәгечә.

Ир-егетләр. Ирекле йөзү: Андрей Гречин. Аркада йөзү: Григорий Тарасевич, Никита Ульянов. Баттерфляй: Николай Скворцов, Андрей Жилкин. Брасс: Михаил Доринов. Комплекс: Семен Макович, Александр Осипенко.

Хатын-кызлар. Чалкан йөзү: Ирина Приходько. Брасс: Наталья Иванеева.