Казанга Дөнья чемпионатына Австралия йөзүчесенең килүе көтелә

Өч тапкыр Олимпия чемпионы Казанда эстафетада чыгыш ясау хокукы алды

  (Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). 2015 елның җәендә Казанда узачак Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты ярышларына Австралия йөзүчесе Грант Хэкеттның килүе көтелә. Бу хакта “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыйров белдерде, дип хәбәр итә "Р-Спорт".
Алты еллык тәнәфестән соң спортка кайткан өч тапкыр Олимпия чемпионы Хэкетт Казанда эстафетада чыгыш ясау хокукы алган. Ярты ел элек тренировкаларга керешкән спортчы Австралия чемпионатында ирекле стильдә 200 метрга йөзүдә дүртенче нәтиҗәгә иреште, ә бу аңа эстафета командасына керү мөмкинлеге бирде.