Казанда уздырылачак ФИНА Дөнья чемпионатының “Мастерс” категориясендә катнашуга 42 илдән 500дән артык кеше теркәлгән

Теркәү 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк

 (Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Казанда уздырылачак ФИНА Дөнья чемпионатында “Мастерс” категориясендә катнашуга хәзерге вакытта 42 илдән 500дән артык кеше теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Ленов хәбәр итте. Ул туринирның 5-16 августта үткәреләчәге, анда дөньяның 110 иленнән 5-6 мең спортчы катнашачагы турында искәртте. Чемпионат башланырга исә 119 көн вакыт калды.

Ярышлар 14 яшь категориясендә (25 яшьтән -100 яшькә кадәр) спортның 5 төре буенча уздырыла. Алар башкаланың Спортның су төрләре сараенда, “Акчарлак”, “Буревестник”, “Олимп” спорт объектлары бассейннарында һәм Казансу елгасында үткәрелә. Спортчылар йөзү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү, су тубы, суга сикерү буенча көч сынашачак. 635 медальләр комплекты уйнату күздә тотыла, дип сөйләде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры. “Мастерс” турнирына рәсми онлайн-теркәү 17 февральдә башланган һәм 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Владимир Леонов билгеләп узганча, ярышларны ачу һәм ябу тантаналарын 10 һәм 16 август көннәрендә “FINA” паркында үткәрү планлаштырыла.

Брифингта Спорт проектлары Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров та катнашты. Ул 17-19 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында уздырылачак йөзү буенча “Мастерс” категориясендә Россия чемпионаты турында сөйләде. Анда катнашуга гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителгән. Нәтиҗәдә, ярышларда 777 спортчы катнашыр дип көтелә. Аларның 110ы - Татарстаннан. Шулай ук Эстония, Австрия, Чехия һәм Казакъстаннан да 8 кеше Россия чемпионатында катнашу теләген белдергән. Ярышлар шулай ук 14 яшь категориясендә (25 яшьтән башлап) үткәрелә. Азат Кадыйров билгеләп узганча, катнашучыларның күпчелеге, барлыгы 106 спортчы, 40-44 яшь категориясендә теркәлгән, 90-94 яшь категориясендә исә 3 кеше ярышларда катнашмакчы.

Искәртеп узабыз, ярышлар 17 апрель көнне 14.00дә, 18 Һәм 19 апрельдә 10.00дә башланачак. Чемпионат Спортның су төрләре сарае базасында үткәрелә.

Фотосурәт masters.kazan2015.com сайтыннан алынды.