«Ак Барс» Гагарин кубогының финал сериясенә әзерләнә башлады

Казан командасы «Татнефть-Арена» бозында тренировка үткәрде

 (Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Бүген Казанның «Ак Барс» командасы Гагарин кубогының финал сериясенә әзерләнә башлады.
Казан командасы «Татнефть-Арена» бозында тренировка үткәрде, дип хәбәр ителә “барс”ларның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемендә. Иртәгә казанлылар ММЧ вәкилләре өчен ачык тренировка үткәрәчәк.

«Ак Барс» бүген плей-оффның хәл итү өлеше буенча көндәшләрен беләчәк. Ярымфинал сериясенең 7 нче матчында финалга юллама өчен Мәскәүнең ЦСКА һәм Санкт-Петербургның СКА командалары очраша.