Казанда авыр атлетика буенча Ауропа чемпионаты: 8 урынга 10 спортчы дәгъва белдерә

Ир-атлар җыелма командасында - Татарстан вәкиле Андрей Деманов

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). 11-18 апрельдә Казанда узачак Ауропа чемпионатында авыр атлетика буенча Россия җыелма ир-атлар командасындагы 8 урынга 10 спортчы дәгъва итә.
Россия җыелма ир-атлар командасының баш тренеры, Олимпия чемпионы Давил Ригерт “Весь спорт” агентлыгына белдергәнчә, чемпионатта катнашучыларның исемнәре Казанда 8 апрельдә билгеле булачак.
Ир-атлар җыелма командасында Татарстан вәкиле Андрей Деманов булуын билгеләп үтәргә кирәк. Ул 94 кг га кадәрге авырлык категориясендә авыр атлетика буенча Дөнья чемпионатында бронза медаль яулаган спортчы.