news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада хатын-кызлар арасында волейбол турнирында җиңүчеләр ачыкланды

Районның волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев командаларга бәйрәм күчтәнәче итеп тортлар әзерләгән иде.

Арчада хатын-кызлар арасында волейбол турнирында җиңүчеләр ачыкланды
http://arskmedia.ru/

(Арча, 7 март, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Исрафил Насыйбуллин). Кичә «Арча» спорт комплексында бәйрәм уңаеннан хатын-кызлар арасында волейбол турниры узды.  Беренче урынны Яңа Кенәр командасы алды, икенче - спорт комплексы, өченче - 1нче мәктәп командалары.

Анда барысы тугыз команда: спорт комплексы, педагогика көллияте, беренче мәктәп, бишенче мәктәп, алтынчы мәктәп, Курса, Кенәр, мәгариф идарәсе, балалар бакчалары коллетивлары командалары катнашты. 

Турнирны ачу тантанасында гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде. 

Районның волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев командаларга бәйрәм күчтәнәче итеп тортлар әзерләгән иде.

Беренче урынны Яңа Кенәр командасы алды, икенче - спорт комплексы, өченче - 1нче мәктәп командалары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100