Азнакайда хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары җиңүчесе ачыкланды

Беренче урынны администрация командасы яулады.

(Азнакай, 7 март, «Татар-информ», «Маяк», Тансылу Саниева). Традициягә әйләнгән гадәт буенча, Азнакайда быел да 8 март алдыннан хатын-кызлар арасында волейбол буенча район турниры үткәрделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әлеге ярышларны ачып, район башлыгы гүзәл затларны бәйрәм белән котлады, ир-егетләр аларга чәчәкләр бүләк итте.

Турнирда сигез команда чыгыш ясады.

Беренче урынны администрация командасы яулады.