Сочида янә ике спортчы халыкара Уеннар утын кабызды

Олеся Владыкина һәм Сергей Шилов ут касәсен кабызды

 (Казан, 7 март, «Татар-информ»). Бүген Сочида “Фишт” стадионында, Уеннар ачылышы кысаларында, Паралимпиада утын кабыздылар.

Паралимпиада утын “Фишт” стадионына җиңел атлетика буенча 4 тапкыр Паралимпиада уеннары чемпионы Алексей Ашапатов алып килде. Аннан эстафетаны күп тапкырлар паралимпиада чемпионнары булган Ольга Семенова, Тарас Крыжановский, Оксана Савченко кабул итеп алды. Олеся Владыкина һәм Сергей Шилов ут касәсен кабызды.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кулсыз калган Владыкина - мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында йөзү буенча Паралимпиада уеннарында ике тапкыр чемпион, көмеш һәм бронза призеры. Ул Паралимпиада авылы мэры булып тора. Шилов - терәк-хәрәкәт аппараты бозылган спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Паралимпиада уеннарында алты тапкыр чемпион, өч тапкыр көмеш һәм бронза призер, Тау паралимпиада авылы мэры.

Паралимпия уеннары 16 мартка кадәр дәвам итәчәк. Паралимпиадада 45 илдән 575 спортчы катнаша, алар арасында 72 комплект медаль уйнатылачак. Татарстаннан анда 2 спортчы катнашачак.