Татарстан бадминтончысы Төркиядә халыкара турнирда “көмеш” яулады

Истанбулда Европа-2014 чемпионатына сайлап алу этапларының берсе тәмамланды

 (Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Бадминтон буенча "Turkey International-2013" халыкара турнирында Идел буе спорт һәм туризм академиясе студенты Виктория Воробьева  "көмеш" медаль яулады. Истанбулда Европа-2014 чемпионатына сайлап алу этапларының берсе тәмамланды, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте.

Виктория Воробьева Василий Кузнецов белән парлап чыгыш ясады. Россия спортчылары финал матчына кадәр җитте, аларга Антон Кайсти (Финляндия) һәм Габриэлла Стоева (Болгария) пары каршы уйнады. Көндәшләр уңышка ирешеп, җиңү яулады.