“Ак Барс” Континенталь кубокны яулады

“Ак Барс” - Континенталь кубок иясе
(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә Ригада Казанның “Ак Барс” командасы Ауропаның әһәмияте ягыннан икенче хоккей трофее булган Континенталь кубокның финалында җиңү яулады.
Очрашу башында казанлылар ике уенчыга күбрәк булуларына карамастан, максатларына ирешә алмады, ә менә командаларның составлары тигезләшүгә исәпне ачтылар. Турнир хуҗалары Аболс ярдәмендә өстенлеккә иреште, әмма әле тәүге тәнәфескә чаклы “Ак Барс” алга чыкты, ә икенче периодта барыбер үзенең остарак булуын күрсәтте. Соңгы периодта исә алкалар бер капкага да кермәде.
Казанның “Ак Барс”ы эзлекле рәвештә көндәшләрен җиңеп, Континенталь Кубокка ия булды. “Ак Барс”ның горур исеме янә Ауропа хоккей даны китабына алтын хәрефләр белән теркәлде, дип хәбәр итә клубның рәсми сайты. Дәрәҗәле кубок хаклы рәвештә “барслар”ның клуб тарихындагы соңгы, иң истәлекле дистә еллыгында үз урынын алачак.
«Рига 2000» ХК (Рига, Латвия) – «Ак Барс» (Казан, Россия) - 2:6 (2:3, 0:3, 0:0).
Голлар: Шәфигулин (Алексеев, Буравчиков), 06:58 (0:1). Аболс (Сталс, Даниликс), 07:44 (1:1 - күп.). Аболс (Валтерс, Анкипанс), 14:30 (2:1). Хентунен (О. Петров, Чаянек), 18:17 (2:2). Жуков (Степанов), 19:10 (2:3). Морозов (Зарипов, Зиновьев), 27:49 (2:4 - күп.). Емелин (Архипов), 29:38 (2:5). Зиновьев, 31:39 (2:6).