news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай муниципаль районы республикада ГТО хәрәкәте лидерларының берсе булды

Ел башыннан 1500 артык азнакайлы төрле дәрәҗәдәге билгеләргә лаек булган.

Азнакай муниципаль районы республикада ГТО хәрәкәте лидерларының берсе булды
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 6 декабрь, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). Казанда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы узды. Азнакай муниципаль районы республикада ГТО хәрәкәте лидерларының берсе булды.

Бездә ел дәвамында уздырылган йөзләгән спорт чаралары, төрле яшь категориясе буенча яуланган күкрәк билгеләре дә моңа дәлил.

«Ел башыннан 1500 артык азнакайлы төрле дәрәҗәдәге билгеләргә лаек булды. Быел без шулай ук „Хезмәткә һәм оборонага әзер“ физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру буенча авылларда да нормативларны кабул итүне оештырдык», — ди ГТО комплексы буенча белгеч Гүзәл Шириазданова.

Үз составына төрле яшьтәге спорт сөючеләрне һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны берләштергән Азнакай командасы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналында Әлмәт, Саба районнарын, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрен артта калдырып, җиңү яулады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100