Чүпрәле кызы утырган килеш волейбол уйнау ярышларында җиңүче булды

Шланга авылында туган кыз 2019 елда Казан шәһәренә күченә.

(Чүпрәле, 6 декабрь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәле кызы Раилә Сатдинова утырган килеш волейбол уйнау ярышларында җиңүче булды. Ул тормышка гашыйклыгы, аннан ләззәт, тәм табып яшәве белән күпләргә үрнәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тумыштан мөмкинлекләре чикле булган Раилә киртәләр алдында югалып калмый. Инвалид коляскасында утырган килеш иҗат итәргә, үзен кирәкле итеп тоярга, башкаларга ярдәм итәргә, хәтта спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек тә, вакыт та таба. Республика күләмендә үткәрелгән «Татарстан энҗесе» бәйгесендә катнашып, «Иң сөйкемле энҗе» исемен дә яулаган иде әле ул.

Раилә кечкенә вакыттан ук әнисеннән кул эшләренә өйрәнә, бәйли дә белә. Бу шөгыль аңа бик тә ошый. Аның Инстаграм битенә кереп карасаң, үзе иҗат иткән нинди генә төрле матур курчакларга тап булмыйсың?! Бу хакта ул үзе: «Бәйләү — минем өчен иҗади хобби. Әлеге шөгыль мине тынычландыра. Бөтен булган борчуымны оныттыра», ди.

Шланга авылында туган кыз 2019 елда Казан шәһәренә күченә. Шул рәвешле, мөстәкыйль тормыш алып бара алуын, авылда борчылып калган әти-әнисенә, туганнарына, дусларына да раслый. Хәер, аңа кадәр дә күп тапкырлар Раилә үзе генә китеп төрле чараларда, спорт ярышларында катнашып йөри. Ишкәк ишү буенча ярышларга, Мәскәүгә кадәр дә барып призлы урыннар яулады кыз.

Билгеле, зур шәһәрдә Раилә өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Ачык күңелле, һәрвакыт яңалыкка омтылган кыз анда да дуслар таба, спортның башка төрен — физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен утырган килеш волейбол уйнауны үзләштерә, бассейнга йөри. Гомумән, үзен һәрвакыт ниндидер эш белән мәшгуль итә.

Ул йөргән волейбол командасының исеме дә җисеменә туры килеп тора — «Алга!». Чыннан да Татарстан исемен данлап, кызлар командасы шушы көннәрдә Россия Чемпионатында бронза медальләр яулап кайттылар. Үткән ел алар мондый ярышларда бишенче булганнар.