news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов чирәмдә хоккей буенча «Динамо-ГАП» командасы кызларын бүләкләде

Спортчылар Татарстан Президентына кәшәкә һәм команда белән төшкән фото бүләк итте.

Рөстәм Миңнеханов чирәмдә хоккей буенча «Динамо-ГАП» командасы кызларын бүләкләде
архив tatarstan.ru

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең тантаналар залында чирәмдәге хоккей буенча «Динамо-Гипронииавиапром» хатын-кызлар командасын бүләкләде. Команда икенче ел рәттән Россия чемпионы булып танылды.

«Сезне чемпионатта лаеклы җиңүегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Югары осталык, команда рухы һәм уңышка ышаныч командага җиңү алып килде. Уенчыларның һәм тренерлар штабының планлы эше нәтиҗәсендә сез икенче ел рәттән мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелдегез. Авыр хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтәсем килә», - дип мөрәҗәгать командага Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты «Динамо»ның баш тренеры Валентина Апельганецка «Мактаулы хезмәт өчен» медален тапшырды, тренер Эдуард Хачатурян, күп кенә уенчылар Рәхмәт хатларына һәм «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Команда президенты Борис Тихомиров Рөстәм Миңнехановка өсте ябулы стадион төзү үтенече белән мөрәҗәгать итте. «Россия чемпионатында өченче тапкыр җиңсәгез – төзиячәкбез», - дип җавап бирде Президент.

Чара ахырында «Динамо-ГАП» клубы вәкилләре Рөстәм Миңнехановка команда белән төшкән фото, кәшәкә, шулай ук 2019 елгы сезонда чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионы медальләрен бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100