Казан көрәш буенча Россия чемпионатын һәм беренчелеген кабул итә

Турнир Универсиада алдыннан тест ярыш булып тора

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). 8 нче декабрьда “Ак Барс” Көрәш сараенда көрәш буенча Россия чемпионатының һәм беренчелегенең тантаналы ачылышы була.

Турнир Казанда 8-9 нчы декабрьда уза. Ярышларда Россиянең 40 төбәгеннән 400 артык спортсмен һәм вәкил катнашачак. Казанга Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал, Идел буе, Россиянең Үзәк өлешеннән, Калининград өлкәсеннән көрәшчеләр киләчәк.

Көрәшнең финал өлеше 9 нчы декабрьда көндезге уникедә башлана. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы сәгать өчтә була.

Чемпионатта җиңүчеләр түбәндәге авырлык категорияләрендә билгеләнәчәк:

Егетләр (16-18 яшь) - 50, 55, 60, 65, 70, 75, 80 кг кадәр, 80 кг югарырак;

Өлкәннәр (19 яшь һәм өлкәнрәк) - 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 кг кадәр, 100 кг югарырак.

Көрәш буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге-2012 2013 нче елда узачак Универсиада алдыннан тест ярыш булып тора. Татарстанның көрәш буенча турнирны кабул итәргә әзерлеген тикшерергә Казанга FILA Халыкара спорт көрәше федерациясе делегациясе киләчәк.

Билгеләп үтик, билбау белән көрәш буенча ярышлар беренче тапкыр Казанда узачак Универсиада программасына кертелгән. Бу хакта “Татарча көрәш” Милли спорт көрәше федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.