Бүген төнлә “Рубин” Сербияда “Партизан” белән уйный

Казан клубы вакытыннан алда үзенә “Н” төркемендә беренче урын гарантияләде

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Илдар Райманов). “Рубин” төркем этабында үз чыгышын Белградта тәмамлый, анда аны турнирда Сербия “Партизан”ы беренче тапкыр җиңәргә тырышачак.

Җиңү “Партизан”га “Н” төркемендә өченче урын алырга мөмкинлек бирәчәк, ә “Рубин” – УЕФА Европа Лигасының иң уңышлы катнашучыларының берсе – барыбер төп стадияне лидер булып тәмамлаячак.

Көндәшләр беренче тапкыр төркем этабының икенче турында очраштылар, анда россиялеләр 2:0 исәбе белән җиңделәр. Моңа кадәр “Партизан” Россиядә ике тапкыр җиңелде.

УЕФА Европа Лигасының “Партизан” – “Рубин” матчы бүген Мәскәү вакыты белән төнлә унике туларга унбиш минутта башлана. Уен “НТВ” каналында турыдан-туры эфирда күрсәтеләчәк.