Әлмәт паралимпиячесе Дөнья чемпионатында җиңү яулады

Рафаэль дөньяның 38 паралимпиячесе арасында мактаулы икенче урынны алды.

(Әлмәт, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт спортчысы, спорт мастеры Рафаэль Хәйретдинов Румыниянең Констанца шәһәрендә узган кул көрәше буенча дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Рафаэль дөньяның 38 паралимпиячесе арасында мактаулы икенче урынны алды. Сәфәр Ренат Мамин җитәкчелегендәге “Татнефть” хәйрия фонды һәм Мария Гайнетдинова ярдәме белән оештырылды.