Балтачта мылтыктан ату буенча егетләр һәм кызлар арасында шәхси-команда беренчелеге узды

Әлеге чара Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.

(Балтач, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт"). «Балтач» спорткомплексында «Форпост» оешмасы мылтыктан ату буенча егетләр һәм кызлар арасында шәхси-команда беренчелеге үткәрде, дип яза җирле басма.

Әлеге чара Халыклар бердәмлеге көненә багышланды һәм аның нигезендә яшьләрдә Ватанны ярату хисләре тәрбияләү, спортка мәхәббәт уяту, дусларча мөнәсәбәтне үстерү, хөрмәт итү ята иде.