Казан спорт мәктәпләре Идел буе спорт академиясе арасында килешү төзелә

Ул 3 елга исәпләнгән

 (Казан , 6 ноябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, ягъни 7 ноябрь көнне Идел буе спорт һәм туризм академиясенең укыту-лаборатор корпусында (Универсиада авылы, 35) Идел буе академиясенең Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Казан каласы Башкарма комитеты Физик тәрбия һәм спорт комитеты, шулай ук югары уку йортларының спорт объектларында урнашкан республика һәм муниципаль балалар яшүсмерләр спорт мәктәпләре белән бергә хезмәттәшлек итүе турындагы килешүгә имза куячаклар.

Хезмәттәшлек итү турындагы өчьеллык килешүдә 2020 елга кадәр Россия Федерациясендә Физик тәрбия һәм спорт үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру, Казанны физик тәрбия һәм спорт белгечләре белән тәэмин итү, балалар яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тренер-мөгаллимнәр составының квалификацияләрен күтәрү системасын камилләштерү, спортка әзерләү буенча федераль стандартлар нигезендә спорт резервлары һәм югары дәрәҗәдәге спортчылар әзерләү, массакүләм спортны үстерү, уртак фәнни тикшеренүләрне гамәлгә ашыру, укыту-методик материаллар алмашу, балалар яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә физик тәрбия системасын кадрлар тәэминатын камилләштерү һәм башка актуаль мәсьәләләр карала.

Казан мэриясеннән алынган мәгълүмат буенча, якларның алдагы хезмәттәшлеге турындагы документка имза кую чарасында Россия спорт министры урынбасары Юрий Нагорных, ТР спорт министры Владимир Леонов, Идел буе спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якупов, Казан каласы Башкарма комитетыныж Физик тәрбия һәм спорт комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамилә Хафизова, шулай ук “Акватика”, “Зилант”, “Приволжанка” балалар яшүсмерләр спорт мәктәпләре, нәфис гимнастика һәм акробатика буенча спорт мәктәпләре, спортның адаптив төрләре буенча мәктәп директорлары катнаша.